Өметнең соңгы яфрагы… (12+)

27 сентябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшүсмерләр өчен америка язучысы, танылган кыска хикәяләр остасы О.Генриның тууына 160 ел тулуга багышланган «Өметнең соңгы яфрагы…» дигән әхлак дәресе уздырды. Аның бар иҗаты мәрхәмәтлек, кешелеклелек һәм шәфкатьлелек белән сугарылган. 

Последний…
1Последний лист
2Последний лист
3Последний лист
4Последний лист

Китапханәче язучының катлаулы язмышы, аның иҗади юлының башы, О.Генриның язу стиле үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук балалар «Последний лист» новелласын укыганны тыңлады, аның буенча фикер алышуда актив катнашты. Джонси – хикәянең төп герое – авыру кыз терелүгә өметен өзә, тормыш өчен көрәшергә теләми. Әмма аңа янәшәдәгеләрнең ышанычы һәм өмете һәм, нәтиҗәдә, аның үзенең өмет-ышанычлары авыруны җиңәргә булыша. 

Кәгазь битләрендә яшүсмерләр әлеге новелла турында кыскача үз фикерләрен язды. 

Барлык балалар да бу новелланың безне башкаларның проблемалары белән уртаклашырга өйрәтүен билгеләп узды. Әгәр һәркем, кайвакыт булса да, ярдәмгә мохтаҗларга булышса, дөнья яхшырак якка үзгәрер иде. Үзенең новелласында нәкъ менә шушы теманы җиткерергә тели О. Генри. Һәм, әсәрнең инде берничә дистә еллар укучыларда шул ук хис-кичерешләр тудыруына караганда, язучы моңа ирешкәненә инанабыз.  

Чара азагында балалар Светлана Копылованың «Соңгы яфрак» җырын тыңлады һәм О. Генриның башка новеллары белән танышты.            

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: